Главная » Статьи » СДК » Кугарчинский СДК
Просмотров: 605 | Теги: Кугарчинский СДК

"Нәүрүз - язгы бәйрәм"
Бүген без Күгәрчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә, "Ак калфак" ансамбле белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф - гадәтләрен искә төшерү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек.

Мәдәният йортында кайнап торган самовар, коймак,чәкчәк, бавырсаклар куелган өстәл кунакларны каршы алды. Җомга намазыннан соң авылыбызның апалары беренче булып килделәр.

Бәйрәм башланып китте. Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләп үткәч, балалар шигырь сөйләде. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килеп керде. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның җырлы- уены "Коймакны" уйнап йөргәндә Кыш бабай килеп керде. Алар җитезлек буенча көч сынаштылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Кашыкка йомырка салып йөгерүдә дә, аркан тартышуда җиңелсә дә Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле гармун көенә кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче. Нәүрүз кызы бу ярышта да җиңеп чыккач, Кыш бабаебызга матур теләкләрен әйтеп китәргә туры килде.

Уен-җыр дәвам итте. "Ак калфак" ансамбле башкаруында халкыбызның яраткан "Туган тел", "Ак калфак", "Җырла,җырла" җырлары яңгырады. Фиягөл Разяпова, Әлфинә Шариповаларның җырларында көчле алкышларга күмделәр. Бергәләшеп теләкләр теләп кошларга җим сипкәч, чәй табынына утырдык.

Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык, өлкән апайларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булгандыр. Милли бәйрәмнәр онытылмасын дигән теләктә калабыз.

Зайда Хайбуллина, заведующий Кугарчинским СДК
Всего комментариев: 0
avatar
Контакты
Адрес:
453330, РБ, Кугарчинский р-н,
с.Мраково, ул.З.Биишевой, 80



(34789) 2-13-72 rdk-mrakovo@yandex.ru
Рейтинг@Mail.ru
Схема проезда