Главная » Статьи » СДК » Кугарчинский СДК
Просмотров: 365 | Теги: Кугарчинский СМФК

«Хатын-кызның күрке – яулык»
Күгәрчен авыл мәдәният йортында узган очрашу-кичә «Хатын-кызның күрке – яулык» дип аталды.

Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды.

Әйе шәл-яулыклар… Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар. Аулак караңгы почмакта үзенең авыр язмышыннан күңеле тулып, яшьле күзләрен яулык очы белән сөрткән татар хатыны… Төрле кызыклы хәлләргә очраганда да кычкырып көлмичә, яулык чите белән авызын каплап, мөлаем генә елмайган татар хатыны… Бәйрәм көннәре җитсә шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип сакланган матур – матур яулыклар сандык төбеннән алына. Менә бүген дә безнең хатын-кызларыбызның башларында чәчкәле яулыклар. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән яулык, татар яулыгы-сафлык билгесе. Ак яулык кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез һәм ак булсын.

Всего комментариев: 0
avatar
Контакты
Адрес:
453330, РБ, Кугарчинский р-н,
с.Мраково, ул.З.Биишевой, 80



(34789) 2-13-72 rdk-mrakovo@yandex.ru
Рейтинг@Mail.ru
Схема проезда