"Котлыйбыз сезне, кызлар!"
 Язның кайнар сулышыннан бар табигать уянганда халык-ара хатын кызлар көнен билгелибез. 7 март көнне Күгәрчен авыл мәдәният йортында безнең көчле затларыбыз, ир-атлардан гына оештырылган җырлы моңлы тамаша авылыбызның гүзәл затларына арналды. Концертка килгән һәрбер гүзәл затны авылыбызның яшь егетләре чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды һәм чәй өстәленә чакырды. Чәчәк тоткан, йөзләрендә елмаю булган гүзәл затлар белән зал тулы иде.
Зәңгәр күктә концерт бирә Тургайлар җырчы кошлар. Тургай җырына кушылып, Ямьле яз килүе белән.
"Котлыйбыз сезне, кызлар!" - дип башланып киткән тамаша дәррәү алкышларга күмелде. Җыр, бию, көлке белән аралашып барган тамашадан соң да кайтырга ашыкмадылар. Биеп күңел ачтылар.
Зайда Хайбуллина, заведующий Кугарчинским СДК |
|